Кугунурская сельская библиотека - филиал № 12

“Гаилә – тормыш нигезе” – гаилә бәйрәме

Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәтләп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Безнең  бәйрәмебез дә юкка гына “Гаилә – тормыш нигезе” дип аталмый. Тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә. Менә шундый күркәм сыйфатлары булган 4 гаилә: Сәгтдиновлар, Гыйләҗевлар, Закировлар, Файзрахмановаларгаиләсе кунакка чакырылып бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмдә һәр  гаилә нәфис сүзгә, осталыкка, тапкырлыкта, җитезлеккә талантларын күрсәттеләр. “Гаиләнең тәүге бәйгесе”,  “Балагызның исеме нәрсәне аңлата?”,  “ Бала белән булган кызыклы хәл” , “ Кайсы гаилә күбрәк матур сүзләр белә?”, “Мәкальнең ахырын әйт!”, “Тапкырларга табышмак”, “Өй эше”, “Балык тоту”, “Мода күрсәтү” уеннары уйналды.  Бәйрәм җыр-биюләр белән күңелле узды. Һәр гаиләгә чарада актив катнашканы өчен дипломнар бирелде