Кугунурская сельская библиотека - филиал № 12

Муса Җәлилнең 115 еллыгына “Муса Җәлил һаман безнең арада” – искә алу кичәсе

Муса Җәлилнең 115 еллыгына “Муса Җәлил һаман безнең арада”  дигән искә алу кичәсенә укытучылары белән башлангыч класс укучылары килде. Укучылар  кичәдә Муса Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, язучының тормыш юлы һәм биографиясе белән таныштылар. Ромашка таҗына язылган сораулар аша балалар  “Кызыл ромашка”, “Әтәч”,  “Маэмай”,  “Күке”, “Сәгать” шигырьләрен укыдылар, “Маэмай” җырын тыңладылар, күңелле зарядка ясадылар.  Презентация аша Казан шәһәрендәге Муса Җәлил һәйкәлен, опера-балет театры турында кыскача мәгълумат алдылар. Кичә дәвамында алып баручы герой- шагыйрь, аның батырлыгы турында балаларга киңкырлы мәгълүмат җиткерде. Кичә бик эчтәлекле һәм матур узды.