«Китап бүләк итегез» бишенче гомумроссия акциясе
2021 елның 8-14 февралендә балаларны китап укуга тарту буенча мәдәният, сәнгать һәм мәгариф эшлеклеләре ассоциациясе, Россия дәүләт балалар китапханәсе ярдәме белән , 14 февральдә дөньяның күп кенә илләрендә билгеләп үтелә торган Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган «Китап бүләк итегез» дигән бишенче гомумроссия акциясе уздыра.
Безнең укучыларыбыз да акциядә актив катнаштылар һәм шәхси китапханәләреннән китаплар бүләк иттеләр. Китапханәче укучылар өчен "Ал.Укы.Башкаларга бир.» дигән буккросинг әзерләде. Китапханә фонды 35 китап белән тулыланды.