Кугунурская сельская библиотека - филиал № 12

II Бөтенроссия акциясе «ЧИТАЕМ О БЛОКАДЕ"

Укучыларны авыр сугыш еллары, Ленинград блокадасы вакыйгалары белән таныштыру, икмәккә хөрмәт, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан  "900 көн батырлык “ дигән  хәтер сәгате уздырылды.  Балаларга дошман камавында калган Ленинградта икмәк алырга хокук биргән карточкалар күрсәтелде. Алар бу шәһәрдә яшәүчеләр кичергән авырлык-михнәтләр турындагы мәгълуматларны зур игътибар белән тыңлады. Чара ахырында укучыларга акция символы – 125 грамм авырлыктагы икмәк кисәкләре таратылды. Бу – блокада дәвамында Ленинградта һәр кеше өчен билгеләнгән көндәлек норма. “Ленинград.Блокада.Сугыш хроникасы” дигән видеоролик күрсәтелде. Н. Ходзаның “Дорога жизни» дигән китабыннан хикәяләр укылды.