Холокост- буыннар хәтере “
27 гыйнвар- Холокост корбаннарын искә алу көне.Шул уңайдан китапханәдә башлангыч сыйныф укучылар өчен “Холокост- буыннар хәтере “ дип исемләнгән хәтер сәгате узды.Чарада фашистларның явызлыгы,үлем лагерьларында ничек итеп яһүд халкын юк итүләре турында сөйләнде.Режиссер Марк Херманнын Джон Бойннын “Мальчик в полосатой пижаме”романы буенча төшерелгән нәфис фильмы күрсәтелде. Чарага “Холокост: тарих,язмыш,хәтерләр “дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.Анда әлеге фаҗигале вакыйгалар турында сөйләүче материаллар тәкъдим ителде