” Бөек батырлык үрнәге”-батырлык дәресе
15 февраль - каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел. .Укучыларда патриотизм тәрбияләү максатыннан Кенәбаш башлангыч мәктәбенең 2-4 сыйныф укучылары өчен
” Бөек батырлык үрнәге” дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Балаларга Муса Җәлилнең тормыш юлы ,аның балачагы турында сөйләнде. Укучылар шагыйрь иҗат иткән шигырьләрне сөйләп киттеләр. Шагыйрь иҗатына багышланган төрле биремнәрне үтәделәр. Соңыннан Муса Җәлил турында видеоязма карадылар.