Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

” Фәкать туган телдә иман иңә кеше җанына"-әдәби сәгать

Кенәбаш авыл китапханәсендә 21 февраль -Туган тел көне уңаеннан” Фәкать туган телдә иман иңә кеше җанына"дип исемләнгән әдәби сәгать төрле яшьтәге китап укучылар белән үткәрелде. Чара Г.Тукайның “Туган тел “ шигыре белән башланып китте. Укучылар “Әкиятне таны” ,”Мәкальләрне дәвам ит”,”Әдәби викторина”,”Кем өлгер һәм зирәк “ уеннарында катнашып,үз белемнәрен сынадылар.
Туган телебезне саклау - бүген һәммәбез алдында торган иң зур бурычларның берсе. Туган телгә бер генә көн түгел, бөтен гомер бирелергә тиеш. Безнең тел үле тел түгел ул. Ул - яшәү теле. Без шул телдә уйларга, аңларга, сөйләшергә тиешбез. Татар теле ул – безнең киләчәге без. Ул яшәсә, татар дигән милләт тә яшәр