«Интернет дусмы,дошманмы?» информационный час
Интернет безнең тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде.Әлеге глобаль челтәрдәге куркынычсызлык балалардан алып олыларга кадәр бар кешегә дә кагыла.Куркынычсыз интернет кагыйдәләре белән таныштыру ,интернет ресурсларга игътибарлылык тәрбияләү максатыннан Кенәбаш башлангыч мәктәбенең 2-4 сыйныф укучылары өчен «Интернет дусмы,дошманмы?» дип аталган мәгълүмат сәгате уздырылды. Балаларга интернет челтәренең уңай һәм тискәре ягы, файдасы һәм зыяны турында сөйләнелде.Балалар ребуслар чиштеләр.Интернетның файдалы һәм куркыныч яклары турында видеоролик карадылар.