Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

“Гомеремнең алтын көзе”-ял киче

Бу көннәрдә республикабыз буйлап өлкәннәр көннәре үткәрелә. Барлык оешмаларда,мәктәпләрдә,балалар бакчаларында безнең иң якын кешеләребезне-өлкәннәрне олылыйлар,хөрмәтлиләр.
Кенәбаш авыл китапханәсендә дә өлкәннәребез өчен “Гомеремнең алтын көзе” дип исемләнгән ял кичәсе үткәрелде. Кичә матур шигырьләр,җырлар,кызыклы уеннар белән үрелеп барды.Ак яулыклы әби-апаларыбыз үзләре дә яшьлектә җырлаган моңлы җырларын башкардылар,шигырьләр укыдылар. Бәйрәм кичәсе табын артында дәвам итте.