"Сказочные фантазии сеньера Родари”- » әдәби-уен сәгате
23 октябрь — әсәрләрен балалар да, өлкәннәр дә яратып укый торган Итальян язучысы-әкиятче — Джанни Родариның туган көне. Язучының 105 еллык юбилее уңаеннан китапханәдә 2-4 сыйныф укучылары өчен «“Сказочные фантазии сеньера Родари”- »дигән әдәби-уен сәгате үткәрелде. Чарада балалар авторның биографиясеннән кызыклы фактлар һәм аның танылган әсәрләре : «Чиполлино маҗаралары», «Зәңгәр ук сәяхәте», « Джельсомино ялганчылар илендә», дип исемләнгән әсәрләре белән таныштылар. Укучылар авторның әсәрләре буенча төзелгән викторинада катнаштылар,авторның әкиятләре буенча кроссворд чиштеләр.Әкиятләренә иллюстрацияләр ясадылар.
Соңыннан Джанни Родари әсәрләре буенча презентация карадылар. Родариның барлык әкиятләре дөньяны танып белергә генә түгел, ә бәлки кайгы һәм гаделсезлекне җиңәргә, авыр ситуацияләрдә яктылыкка һәм яхшылыкка ышанырга да өйрәтә.Укучылар Д.Родариның китапханәдәге китапларын укырга өйләренә яздырып алдылар.