«Каждая жизнь безценна» хәтер дәресе
Ел саен, 3 сентябрьдә, Россия террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көнен билгеләп үтә. Бу 2004 елның сентябрендә Бесланда бөтен илне һәм бөтен дөньяны тетрәндергән фаҗигале вакыйгалар истәлегенә билгеләнгән матәм датасы. 3 сентябрь Россия Федерациясе Президенты Указы белән террорчылыкка каршы теләктәшлек көне дип игълан ителде. Бу көнне Бесланда гына түгел, бөтен ил буйлап террорчылык актлары корбаннарын, шулай ук хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хокук саклау органнары хезмәткәрләрен һәм журналистларны искә алалар. Бу датага Кенә мәктәбенең 9 сыйныф укучылары өчен «Каждая жизнь безценна» дипе аталган хәтер дәресе уздырылды, Бүген, террорчылык актларының барлык корбаннарын искә алып, без террорчылыкны бөтен Россия җәмгыятенең көчләрен берләштереп кенә җиңеп була икәнен аңларга тиеш.