Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

Свеча памяти

22 июньдә бөтен дөнья кешеләре, Бөек Җиңү өчен үз гомерләрен корбан иткәннәрне искә алу өчен, төнге тынлыкта шәмнәр кабыза. 1941 елның 22 июне — Хәтер һәм кайгы көне. Бу көнне Бөек Ватан сугышы башлана. Миллионлаган кеше үлде, ачлыктан һәм тылдагы мохтаҗлыктан үлде. Фашистлар безнең тарихыбызда тирән эз калдырдылар. Ул кырыс елларда Ватанны саклап, үз гомерләре бәрабәренә изге бурычын үтәгән кешеләр өчен без кайгырабыз. Хәтер һәм кайгы көнендә илебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган каһарманнарның батырлыгы алдында баш иябез. Алар безнең тыныч күк астында яшәү хокукы өчен гомерләрен бирделәр. Сугыш,турныда  халкыбызның батырлыгы турындагы хәтерне саклау – безнең киләчәк буыннар алдында изге бурычыбыз.