«Голубь мира – голубь Победы» «Тынычлык күгәрчене - Җиңү күгәрчене»
«Голубь мира – голубь Победы» «Тынычлык күгәрчене - Җиңү күгәрчене»
2025 елның 1 февраленнән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Тынычлык күгәрчене - Җиңү күгәрчене» Бөтенроссия акциясе старт алды. Әлеге акциягә Кенәбаш китапханәсенең китап укучылары да кушылды. Алар ак кәгазьдән күргәрченнәр кисеп,шул күргәрчен канатына үзләренең изге теләкләрен яздылар.
Күгәрчен башка кошлардан юлны тиз табуы белән аерылып тора. Моннан күп йөз еллар элек — радио, телеграф, поезд, самолетлар булмаган заманнарда — хатларны күгәрчен ташыган.
Ак күгәрчен дуслык һәм тынычлык символын аңлата.