Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

«Бөек Җиңүне ясыйбыз “-сәнгать сәгате

Бөек Ватан сугышы-егерменче гасырның иң канлы һәм рәхимсез сугышларының берсе. Гаиләсен сугыш читләтеп үткән кешене табу кыен. Миллионлаган ватандашларыбыз Җиңү өчен үз гомерләрен бирделәр, һәм без аларга мәңге бурычлы.
Китапханәдә «Бөек Җиңүне ясыйбыз “ дип исемләнгән сәнгать сәгате узды.
Үзләренең рәсемнәрендә укучылар сугыш елларының тарихи вакыйгаларын, Җиңү бәйрәменә мөнәсәбәтләрен чагылдырдылар. Бөек Ватан сугышы чорыннан бирле күп еллар үтсә дә, әби-бабайларыбыз сөйләгәннәре элекке заманның коточкыч образын терелтә.
Яшь буын Ватанга Бөек Җиңү бүләк иткән геройларны истә тотарга ,онытмаска тиеш.