Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

“Помним,Славим ,гордимся” -уен-викторина

Китапханәдә яшүсмерләр арасында “Помним,Славим ,гордимся” дип аталган уен-викторина уздырылды.Әлеге викторина “Безнең герой якташларыбыз”, “Бөек Ватан сугышының истәлекле даталары”,”Әфганстан-мәңге хәтердә”, “Үзеңнекеләрне бел” дип исемләнгән 4 раундтан торды.Яшүсмерләр әлеге раундларда бирелгән сорауларга җаваплар бирделәр.Соңыннан махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбызга хат яздылар.