Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

“Күңелем тамчылары ”-шигърият кичәсе

Яшәешебезнең бизәге булган хатын-кызларыбыз бәйрәме якынлашкан күңелле бер мизгелдә һәр ел саен бар җиһан җанлана, табигатьтә яз сулышы бөркелә. Әйтерсең асыл затларыбыз күңеленнән сирпелгән җылылык ак карларны эретә, сихри дөньяга сафлык, наз, илаһилык, ямь өсти.Шушы матур бәйрәм уңаеннан Байтак кына авыр, гыйбрәтле, сикәлтәле язмыш юлларын үтеп, кырыс елларның ачы хәсрәтен үз җилкәсендә татыган сабыр, туры сүзле Мәгъмүрә апаның ши Кенәбаш авыл клубында китапханә белән берлектә

якташ шагыйрәбез Мәгъмүрә апа Хөрмәтуллина белән “Күңелем тамчылары ” дип исемләнгән әдәби-кичә-шигырь сөючеләр кичәсе үтте.гырьләре гадилекләре, җырлап торулары белән һәркемгә якын. Аның иҗатында мәхәббәт тә, туган якны сагыну да, тормышыбызның җан әрнеткеч һәм сокландыргыч мизгелләре дә чагылыш таба.Очрашуга килгән өлкән һәм урта яшьтәге китап укучылар эчкерсез күңелле шагыйрә белән җылы мөгаләмәдә барган аралашудан бик кәнәгать калдылар,яңа шигырьләре белән дә таныштылар. Үзләре кызыксындырган сорауларын бирделәр.