Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

"Әфганстан-йөрәгем ярасы"- күргәзмә

15 февраль – Әфганчылар көне
Бу көн- илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите… Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә-күз очрашкан меңләгән язмышлар...15 февраль сугышчы–интернационалистларны искә алу көне.Быел совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 36 еллыгы.15 февраль – Әфган Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгарган көн, мөһим вакыйга гына түгел, искә алу һәм кайгы көне дә. Төзәлмәслек күңел ярасы, ачы хәсрәт күтәреп, бик күп яшьләребезнең гомерен өзеп, тарихка кереп калган Әфган сугышы әле тиз генә төзәлмәс кебек.Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела, әмма тарих мәңгелек. Кешелеккә күп кайгы-хәсрәтләр китергән Әфган сугышы тарихта кала, халык хәтерендә мәңге саклана.
Шушы уңайдан китапханәдә “Әфганстан-йөрәгем ярасы” дип исемләнгән күргәзмә эшли.Безнең авылыбыздан әфган сугышында ике авылдашыбыз катнашкан.Салихов Әхәт Нәкыйп улы һәм Хидиятуллин Илгиз Габделкави улы.Алар икесе дә мәрхүм инде.Әлеге күргәзмәдән алар турында һәм башка райондашларыбыз турында мәгълүмат ала аласыз.Күргәзмә белән танышырга рәхим итегез.