"Муса Җәлил – татар халкының каһарман улы"-батырлык дэресе
Муса Җәлил – татар халкының каһарман улы. Шагыйрь үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады. Аның тормышы — героик тормыш ул. Муса Җәлил шигырьләрендә туган халкының азатлыгы өчен көрәштә үзен корбан итәргә әзер торган көрәшче образы тудыра, үзе дә соңгы сулышына кадәр аяусыз көрәшә. 15 февраль - каһарман шагыйрь Муса Җәлил туган көн. Шул уңайдан Кенәбаш мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен ”Татар халкының каһарман улы” дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Балаларга Җәлилнең тормыш юлы турында сөйләнде. Җәлил иҗат иткән шигырьләрне балалар яратып тыңлады.Шулай ук интернет челтәре аша алар аның шигырьләренә ясалган мультфильмнарны,сәхнәләштерелгән шигырьләрен яратып карадылар. Әлеге чара балаларда бөек шагыйребез белән горурлану хисе уяту, аның иҗаты турында яшь буынны мәгълүматлы итү, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү максатында оештырылды.