Юлда йөрсәң бул өлгер,юл кагыйдәләрен яхшы бел!”-мәгълүмат сәгате
Китапханәдә балалар бакчасыннан килгән нәни дусларыбыз өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча “Юлда йөрсәң бул өлгер,юл кагыйдәләрен яхшы бел!” дип исемләнгән мавыктыргыч чара узды!
Балалар кызыклы уеннар һәм биремнәр аша юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, юл билгеләре, светофор утлары белән таныштылар.
Соңыннан интернет челтәре аша “Шүрәленең шәһәрдә күргәннәре “ дип исемләнгән кызыклы тамаша карадылар.
Юлларда сак булыйк! Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белик!