Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

'Холокост- буыннар хәтере ' -хәтер сәгате

 27 гыйнвар- Холокост корбаннарын искә алу көне.Шул уңайдан китапханәдә яшүсмерләр өчен 'Холокост- буыннар хәтере ' дип исемләнгән хәтер сәгате узды.Чарада фашистларның явызлыгы,үлем лагерьларында ничек итеп яһүд халкын юк итүләре турында сөйләнде.Режиссер Марк Херманнын Джон Бойннын 'Мальчик в полосатой пижаме' романы буенча төшерелгән нәфис фильм күрсәтелде.Фильмда сигез яшьлек немец малае Бруно һәм Шмуэль исемле яһүд малаеның очраклы очрашуы һәм аларның дуслыгы дулкынландыргыч һәм драматик итеп күрсәтелә.Йөрәкләргә үтәрлек бу фильм берәүне дә битараф калдырмас.Чарага 'Холокост: тарих,язмыш,хәтерләр'дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.Анда әлеге фаҗигале вакыйгалар турында сөйләүче материаллар тәкъдим ителде