"Мин- бала,мин-кеше"-хокук дәресе
Бөтендөнья бала хокуклары көне ел саен 20 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу дата очраклы гына сайланмаган: 1989 елда нәкъ менә шушы көнне «Бала хокуклары турында Конвенция» кабул ителгән.
Шул уңайдан китапханәдә “Мин –бала,мин –кеше” дип исемләнгән хокук дәресе үткәрелде.Балалар үзләренең нәрсәләргә хокуклы икәннәрен белеп киттеләр. А.С.Пушкинның ”Солтан патша әкият”ен ,Г.Х.Андерсенның “Сөйкемсез үрдәк бәбкәсе” турындагы әкиятләрен укып ,. үз фикерләрен белдерделәр.Үз хокуклары турында рәсемнәр ясадылар.