"Кышкы бизәкләр"-иҗат сәгате
Җир өстендә үзенең матур табигате, салкын көннәре, көчле бураннары белән кыш тантана итә. Агачларның бәскә төренгән матурлыгын бары тик кыш көне генә күрергә мөмкин. Шушы матурлыкны күңел күзе белән күрергә, кәгазь битенә төшерергә өйрәнү, матурлыкны күрергә өйрәтү максатыннан 8 январь көнне китапханәдә “Кышкы бизәкләр” дип исемләнгән иҗат сәгате үткәрелде. Балалар кыш аеның матур мизгелләрен рәсемгә төшерделәр, шулай ук күренекле шагыйрьләрнең кыш турында язылган шигырьләрен укыдылар. Чара балалар өчен файдалы һәм кызыклы үтте.