Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

"Төрле илләрдә Яңа ел"-викторина

Яңа ел - иң яраткан, иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Мәгълүм булганча, һәр илдә һәм һәр халыкның Яңа ел бәйрәменә кагылышлы үз милли традицияләре бар. Кышкы каникуллар кысаларында китапханәдә яшүсмерләр арасында «Төрле илләрдә Яңа ел» дип исемләнгән викторина үткәрелде. Яшьләр планетабыз буйлап сәяхәт иттеләр һәм төрле илләрдә кешеләрнең Яңа елны ничек бәйрәм итүләрен белделәр, викторина сораулары ярдәмендә төрле илләрдә нинди традицияләр булуы, Кыш бабайны ничек атаулары, нинди уеннар уйнаулары, нинди яңа ел эшләнмәләре, открыткалар һәм уенчыклар ясаулары турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр.