"Китапханәче минем һөнәрем"-профариентация
Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Замана үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Бу хакта 13-14 яшьтән үк уйлана башларга кирәк. Тора-бара яңа теләк-хыяллар барлыкка килергә мөмкин.Түбән Кенә мәктәбе укучылары белән үткән һөнәр сайлау дәресендә китапханәче һөнәре турында сөйләштек.Аның өчен кайда укырга була?Ул нинди эшләр башкара?Китапханәче нинди булырга тиеш? Нәрсә ул профессия? Үзегезнең танышларыгыз, дусларыгыз, туганнарыгыз арасыннан нинди һөнәр осталарын әйтә аласыз? Һ.б.бик күп сорауларга җаваплар эзләдек.