"Моңлы телем,нурлы телем-Туган тел"-литературный час
Яраткан язучыбыз Фәнис Яруллинның шундый сүзләре бар: «Тел - халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау кагылмасаң чыңламый». Кыңгырау гел чыңлап торсын өчен, тел югалмасын өчен үз телеңдә сөйләшергә кирәк.
Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин һәркемнең дә туган теле бер генә. Шуңа күрә һәр милләт кешесе үз телен яратырга һәм башка милләтләрнең теленә хөрмәт белән карарга тиеш.
Туган тел көненә багышланган чарада балалар телләргә кагылышлы сорауларга «Әйе, юк» уенында, «Дуслык» викторинасында җавап бирделәр.
.Телебезне бизәүче телбизәк сүзләребез — мәкаль-әйтемнәрне бирелгән рәсемнән таптылар. Халык мәкальләрендә күп буыннарның зирәклеге, дуслыкка мөнәсәбәт, кыюлык, үткен теле тупланган.
Әдәби чара телебезне саклау, ярату һәм хөрмәт итү максатын күздә тотып үткәрелде.