"Туган телем-Тукай теле"-литературное кафе
Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Һәр халыкның туган теле – ул, иң элек, аның мәдәнияте,тарихи көзгесе.
21 нче февраль Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан, халкыбызда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшүне максат итеп, китапханәдә өлкән китап укучылар белән “Туган телем-Тукай теле” дип исемләнгән әдәби кафе үтте.
Чарада татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗаты турында сөйләнде, милли гореф-гадәтләребезгә тукталды. Кичәдә “Әйтеп бетер” дигән исем астында мәкальләр, санамышлар әйтелде, шаян сорауларга, табышмакларга җаваплар тыңланды, китаплар,журналлар бирелде.