Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

"Сильные духом: читаем книги о разведчиках и партизанах"-всероссийская акция

Сильные духом: читаем книги о разведчиках и партизанах
Кенәбаш авыл китапханәсе 3-4 сыйныф укучылары белән Свердлау өлкәсе Талица район китапханәсе оештырган "Көчле рухлар:разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз" акциясенә кушылды. “ Акциянең төп максаты - илебезнең героик үткәне мисалында балаларга тарихи-патриотик тәрбия бирү, шулай ук төрле яшьтәге укучылар арасында Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләрне популярлаштыру.
Балаларбелән язучы А.В. Митяевның иҗаты һәм биографиясе белән танышып, «Куриная слепота»,"Шестой-неполный","Самовар» әсәрләрен укыдык.
Китаплар белән танышканнан соң, бергәләп Герой- пионерлар турында фильм карадык .