Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

"Буйсынмас Ленинград"-патриотик сәгать

Ленинград блокадасы Ватан тарихының героик битләренең берсе һәм бер үк вакытта иң фаҗигалесе. Иртәгә, 27 гыйнварда, Ленинград шәһәрен Бөек Ватан сугышы елларында фашистлар блокадасыннан азат итүнең 80 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Ул 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр дәвам итә.900 көн кайгы, газаплар, ачлык , батырлык, кеше ныклыгы... Бу датага Кенәбаш авыл китапханәсе укучыларга «Баш имәс Ленинград» дип исемләнгән тарихи күргәзмә тәкъдим итә. Бу китапларда фашист гаскәрләре тарафыннан камалган Ленинградның тиңсез батырлыгы турында сөйләнелә. Шулай ук интернет челтәре аша укучыларга Ленинград халкының батырлыгы турында фильм күрсәтелде Шәһәр халкы шушы газапларга түзеп, бернәрсәгә карамастан, кешелек дәрәҗәсен саклап калганнар һәм туган шәһәрләрен яклаганнар.Патриотик дәрес укучы күңелендә туган җиргә мәхәббәт,аны ярату,кирәк чакта аны саклау максатыннан үткәрелде.