Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

"Наши истоки.Читаем фольклор"-межрегиональная акция

21 февраль - Халыкара туган тел көнендә, Кенәбаш авыл китапханәсе “Безнең тамырлар. Фольклор укыйбыз" (“Наши истоки.Читаем фольклор”) дигән төбәкара акциядә катнаштылар. Бу акциянең максаты - үсеп килүче буын арасында милли фольклорны киң пропагандалау. Фольклор - һәр халыкның алыштыргысыз байлыгы, халыкның талантын һәм сәләтен күрсәтә торган авыз – тел иҗаты. Халыкның авыз иҗаты аша бала туган теленең матурлыгын танып белергә өйрәнә, халкының мәдәниятына якыная.
Чарада татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗаты , милли гореф-гадәтләребез турында сөйләнде. “Әйтеп бетер” дигән исем астында мәкальләр, санамышлар әйтелде, шаян сорауларга, табышмакларга җаваплар тыңланды.