"Язмышларга буйсынмас җан"-күргәзмә
Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 85 яшь тулуга карата китапханәдә “Язмышларга буйсынмас җан” исемле китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә авторның төрле елларда язылган китаплары урын алды, китаплары укучыларга тәкъдим ителде. Тормышны Фәнис Яруллин кадәр яраткан кеше булдымы икән? Әле аны яратып кына калмыйча, һәр ярасын, һәр сынавын сызланмый-сыкранмый кабул итеп, кешеләргә җылылык һәм матурлык та өләшә алучы йөрәк тагын кемдә генә бар икән? Татар әдәбиятында саллы мирас калдыру белән беррәттән, ул зур мәктәп тә булдырган шәхес.Тормышны ярату мәктәбе ул!