Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

"Җилкәннәр сынала җилләрдә"-әдәби сәгать

Исән булса, күренекле шагыйребез Фәнис Яруллин 9 нчы февральдә, иҗатына гашыйк булган укучылары белән бергә, үзенең 85 яшьлеген билгеләп үткән булыр иде. Ул үзенең хикәяләре, шигырьләре, драма әсәрләре белән бик күп укучыларның күңелен яулаган, яраткан шагыйре, язучысы иде.53 ел урын өстендә ятып , халык мәхәббәтен яуларлык әсәрләр иҗат итү- ул үзе үк батырлык.
Китапханәдә “Җилкәннәр сынала җилләрдә” исемле өлкән китап укучылар белән әдәби сәгать уздырылды.Кичәдә язучының иҗат юлы белән танышып,төрле елларда язылган шигырьләрен,хикәяләрен укыдык. Әйе, халкыбызның горурлыгы булып саналган язучы фидакарьләрчә хезмәт итеп, үзенең 40 китабын халыкка бүләк итеп калдыра. Тормыш бүләге бу.