Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

"Яшьләр һәм наркотиклар"-мәгълүмат сәгате

"Яшьләр һәм наркотиклар"
Наркомания ул замана чире. Кеше үз сәламәтлеге өчен кайгыртырга тиеш.
Россиядә наркотиклардан ел саен 8 меңләп кеше якты дөнья белән хушлаша. Тагын шунысы аяныч- наркомания яшәрә бара. Мәктәп яшендәге балаларның бер өлеше алкоголь, сигарет,наркотиклар белән "экспериментлар ясауга" гаеп дип тә карамый, киресенчә, моны " текә" тормыш күрсәткече дип саный. Әлеге начар гадәтләр көчсез рухлыларга хас һәм үлемгә алып бара торган юл икәнен китапханәчеләр дә аңлатырга һәм инандырырга бурычлы. "Яшьләр һәм наркотиклар" дип исемләнгән мәгълүмат сәгатендә яшүсмерләр анкета сорауларына җавап бирделэр, замана әфәте турында үз фикерләрен белдерделәр. Мондый начар гадәттән читтә йөрүләрен, сәламәт яшәү рәвеше алып баруларын ассызыкладылар.