"Җиңү язы безнең күңелләрдә"-митинг
Быел Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 78 ел.78 ел үтсә дә аның кайтавазы һаман да күңелдә,исән калган ветераннар,сугыш ятимнәре,сугыш чоры балалары күңелендә.
Авылыбызда моңарчы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм исән кайтканнар истәлегенә һәйкәл юк иде.2020 елда авылыбыз халкы бердәм булып әлеге мәсьәләне күтәреп чыкты.
6 май көнне аның ачылу тантанасы булды Обелискта сугышта һәлак булган авылдашларның һәм исән кайткан авылдашларның исемнәре,Кенәбаш авылы тарихы язылган.Искиткеч матур корылма авылыбыз уртасында нур чәчеп,һәрбер кешене үзенә җәлеп итеп,патриотик рух уятып тора.Җиңү язын якынайтып һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә һәм яу кырыннан исән кайтып,инде гүр ияләре булган авылдашлар хөрмәтенә дога булып барып ирешсен бу изге гамәлебез