Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

"Георгиевская лента"-Бөтенрәсәй акциясе

Инде менә берничә ел рәттән, Бөек Ватан сугышында җиңү уңаеннан,“Георгий тасмасы” акциясе ил буенча дәвам итә.Ул – ветераннарны яшь буын белән бәйли торган чара булып тора. 7 май көнне Кенәбаш китапханәсе дә әлеге акциягә кушылды. "Георгий тасмасы" дөньяны фашизмнан саклап калу өчен һаләк булганнар истәлегенә дан, ветераннарга карата хөрмәт билгесе, Бөек Җиңүнең горурлыгы һәм фронтка барлык көчләрен биргән кешеләргә рәхмәт хисләрен аңлата.