"Корней бабай әкиятәре"-әдәби сәгать
2022елның 31 мартында күп кенә буыннарның яраткан язучысы -Корней Иванович Чуковскийның тууына 140 ел тулды.Чуковский әкиятләрен барысы да ярата. Җиңел шигъри формада бирелгән хикәяләр сабыйлар тарафыннан җиңел кабул ителә. Язучының әкиятләре игелеккә, дуслыкка өйрәтәләр, төрле яшьтәге кешеләр хәтерендә озак сакланалар. Китапханәдә бу көнне «Корней бабай әкиятләре»дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Чара балалар китабы атналыгы кысаларында узды. Укучылар Корней Иванович Чуковскийның биографиясе белән таныштылар.Балалар аның тормышыннан бик күп кызыклы эпизодлар, кайбер әкиятләрнең ничек язылуы турында белделәр. “Муха-Цакотуха»,»Майдодыр» әкиятләрен укып фикерләр алыштык.