"Без-Тукай оныклары"-балалар иртәсе
Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көнен билгеләп үтә. Апрель ае-Тукай ае дисәк тә ялгыш булмас. Түбән Кенә балалар бакчасында да, сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, “Без -Тукай оныклары” дип исемләнгән балалар иртәсе уздырылды. Балалар белән бергәләп, язучының әкиятләрен , шигырьләрен укыдык.Табышмакларга җавап бирдек. . Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, , Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды. "Өзек кайсы шигырьдән?", "Рәсемне таны", "Капчыкта нәрсә бар?" уеннарында балалар бик актив булдылар, белемнәрен күрсәттеләр. .
Г.Тукай үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга; гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Ә сабыйларыбызның аның әсәрләрен белүләре, кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре безнең күңелләребездә горурлык һәм якты хис уята.