Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

“Кышкы каникуллар күңелле-китап белән”-әдәби сәгать

 

Балачак.Беркайчан да кабатланмас балачак иле –кеше гомерендәге серле,мавыктыргыч алан.Шул аланда –әниләрнең йөрәк җылысы белән сугарылган бишек җырлары моңы,беренче тапкыр әти,әни сүзләре,олы дөньяга атлап киткән тәүге адымнар...Шул аланда зур дулкынлану белән нәни кулларга алган беренче китап-балалар китабы. Китапханәдә укучылар ,балалар язучылары А.Әхмәтгалиева,Р,Бәшәр әсәрләрен укып фикерләр алыштылар.Әдипләребезнең балаларга язган әсәрләре туган халкыбызның тарихын,гореф-гадәтләрен,мәдәниятен өйрәнергә булыша,туган җиребезгә,аның кешеләренә,мәхәббәт тәрбияли.Кешелеклелек,

намус,дуслык,тугрылык,әдәплелек кебек сыйфатлар да сабыйларга иң элек балалар әдәбиятыннан иңә.