Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

“Пасхальное чудо”

Авылыбыз күпмилләтле халкы белән дус – тату яши. Һәр милләтнең үзенең аерым матур – йола – бәйрәмнәре бар. Китапханә укучылары белән әлеге бәйрәмнәр бергәләп уздырыла. Мәсәлән,Пасха – христиан бәйрәмнәренең иң борынгысы һәм зурысы.Әлеге бәйрәм– тынычлыкка, рухи яңарышка, миһербанлыкка, тәүбә итүгә, үпкә-ачу сакламаска Илаһтан иңдерелгән  өндәү.Әлеге бөек дини бәйрәм уңаеннан Пушкин картасы проекты кысаларында 8 сыйныф укучылары өчен “Пасхальное чудо”- исеме астында утырма (посиделки) уздырылды. Бирегә Чепья чиркәве настоятеле отец Сергий, мәдәният йорты хезмәткәрләре, “Халыклар дуслыгы” музее хезмәткәре Надежда Николаевна һәм өлкән яшьтәге китап укучылар да чакырылды.Чепья чиркәве настоятеле отец Сергий укучыларга әлеге бәйрәмнең асылы турында сөйләде, укучыларның сорауларына җавап бирде. “Халыклар дуслыгы” музее хезмәткәре Надежда Николаевна пасха йомыркалары буяу, бизәү серләренә төшендерде. Укучылар үзләре дә әлеге эштә үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтә алдылар. Шулай ук төрле кызыклы уеннарда көч сынашып истәлек бүләкләре оттылар. Утырма бәйрәм куличы һәм буялган йомыркалардан да авыз итеп чәй өстәле артында тәмамланды.