Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

“Шагыйрь сүзе”

"Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе" республикакүләм проекты кысаларында укучыларны Тукай иҗаты, аның тормышы белән таныштыру, әсәрләрен искә төшерү максатыннан “Шагыйрь сүзе”  исеме астында әдәби сәгать югары сыйныф укучылары өчен уздырылды. Биредә укучыларга Габдулла  Тукайның чын мəгънəсендə мили шагыйрь, татар халкының, туган җиренең бөек патриоты булуы аның  Россия халыкларының берсен күтəреп, башкаларын кимсетеп карауга, алар арасындагы дуслыкка, ихлас хезмəттəшлеккə чөй кагарга, үзара дошманлык хислəре таратырга маташучыларга каршы чыгуы хакында сөйләнде. Шагыйрьнең төрле елларда язылган шигырьләре кычкырып укылды. Чара ахырында “Шагыйрь” шигыренең рус телендә тәрҗемәсе тәкъдим ителде. Әлеге шигырьне рус телендә