«Без Тукайлы халык мәңгегә»
Табигатьне саклау темасына язылган әсәрләр исемлеге бай һәм төрле. «Без Тукайлы халык мәңгегә» исеме астында уздырылган әдәби сәгатьтә табигать темасы күтәрелде. Чөнки яраткан шагыйребез Г.Тукай күп кенә шигырьләрендә җәнлекләрне,кошларны,бөҗәкләрне яратырга ,аларга мәрхәмәтле,шәфкатьле булырга чакыра. "Туган авыл","Көз","Чыршы","Җәй көнендә", Фатыйма һәм Сандугач" шигырьләре безгә "Табигатьне саклагыз" дип әйтә кебек. Әлеге шигырьләр белән беррәттән «Кошларга» шигыре дә шундый ук үзенчәлеккә ия. Кеше табигать белән бербөтен. Кешене – табигатьтән, табигатьне кешедән аерып карау һич мөмкин түгел, шуңа күрә дә без аны яратырга һәм сакларга тиеш икәнлегебезне әлеге чарада янәдән бер кат исбатладык.