«Россыпь семейных историй на книжных страницах прочти!»
Гаилә – тормышыбызның нык нигезе. Нык һәм тату гаиләдә генә сәламәт, бәхетле балалар үсә. гаилә белән китап уку кебек күркәм гадәтне яңарту максатыннан китапханәдә «Россыпь семейных историй на книжных страницах прочти!»исеме астында китап күргәзмәсе эшләде. Биредә укучылар гаилә кыйммәтләре, гаилә учагын булдыру һәм саклау, балаларны тәрбияләү турында китаплар белән таныша алдылар. Гаиләнең хәзерге җәмгыятьтәге роле, ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр, шулай ук өй учагын ничек булдыру турында сөйләүче “Как сохранить себя и свою семью”, «Совет да любовь», “Если ты мать и жена”, Гаилә серләре”, “Детская психология в вопросах и ответах” китаплары һәм әдәби әсәрләр тәкъдим ителде.