“Ислам һәм Тукай”
һәр пәнҗешәмбе, “Без бергәләп Тукайны укыйбыз” проектына кушылып, шагыйрьнең иҗаты белән танышу дәвам итә. Чираттагы очрашу өлкән укучыларыбыз белән “Ислам һәм Тукай” исеме астында уздырылды. Әлеге очрашуга “Халыклар дуслыгы” туган як музее хезмәткәрләре дә чакырылды. Очрашу,Тукайның дингә мөнәсәбәте белән якыннанрак таныштыру максатыннан узды. Укучылар белән әңгәмә корылды. Дингә кагылышлы шигырьләре укылды. “Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген” шигыренә тукталып, әлеге шигырь дә укылды, шигырьгә анализ ясалды. Укучылар өчен әлеге шигырьне Тукай мөселманнарның изге бәйрәме — Ураза гаетен искә алып язылган булуы яңалык буларак кабул ителде