Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

"Шигърият ул - гүзәллек, матурлык"

21 март- Бөтендөнья  шигърият   көне. Әлеге бәйрәмне билгеләп үтеп, ЮНЕСКО  шигърият кешенең иҗади сәләтен уятырга сәләтле булуына да игътибарны юнәлтә. Әлеге көн уңаеннан "Наз" тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы укучылар өчен "Шигърият ул - гүзәллек, матурлык" исеме астында шигърият кичәсе узды. Биредә рус классиклары Пушкин, Лермонтов, Ахматова,  татар шагыйрьләре -Тукай, Муса Җәлил, Такташ шигырьләре, шулай ук якташ шагыйрь - шагыйрәләрнең дә шигырьләре яңгырады. Әлеге чарада катнашучылар үзләре дә яраткан авторларының шигъри юлларын укыдылар һәм яттан сөйләделәр. 

"Шигырьләрдә күңел серләре" исеме астында китап күргәзмәсеннән китаплар тәкъдим ителде.