«От глиняной таблички - к компьютерной страничке»
Компьютер һәм югары технологияләр заманында да кеше өчен китап уку мөһим булып калуын исбатлау максатыннан «От глиняной таблички - к компьютерной страничке» исеме астында мәгълүмат ВК эш аккаунтында видеоязма аша тәкъдим ителде. Җәмгыятьтә "Китап укучылар сирәгәйде" дигән фикер киң таралуга карамастан, чынбарлыкта, бүген китаплар элекке чорларга караганда күбрәк нәшер ителә һәм бүгенге көндә дә китаплар укыла. Электрон китаплар (е-китап дип тә йөртәләр) елдан елга популярлаша бара. Видеоязма аша укучылар беренче язмалар, китаплар барлыкка килү тарихы һәм бүгенге көндә электрон китапларның да уңайлыгы турында таныша алалар.