"Бишек җырлары - халкыбыз рухы"
Татар халкы гасырлар дәвамында бишек җырлары иҗат иткән, шуңа күрә сабый беренче изге сүзләрне әнисе көйләгән бишек җырларыннан ишеткән.
"Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе" республикакүләм проекты кысаларында "Бишек җырлары - халкыбыз рухы" исеме астында фольклор кичәсе уздырылды. Тукай иҗатында да юкка гына бишек җырларына игътибар бирелмәгән. Җыр, аның көе, теле татар кешесенең гомерлек юлдашы булган. Әлеге кичәдә өлкән буын укучылар белән бишек җырларының әһәмияте турында фикерләр әйтелде, үзләре дә бишек җырларын искә төшерделәр һәм Габдулла Тукайның “Бишек җыруы” шигыре тәкъдим ителде.