«Все обо всем» - квест уен
«Все обо всем» исеме астында квест уен 10 сыйныф укучылары белән Пушкин проекты кысаларында уздырылды. Укучылар ике командага бүленеп республика, туган төбәгебез тарихы, милли гореф-гадәтләр, әдәбият өлкәсенә кагылышлы сорауларда көч сынаштылар, башваткычларга, кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр, үзләренең белемнәрен сынадылар. Дөрес җавап биргән командалар жетоннар җыеп үзләренә очко җыйдылар.