"Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе" республикакүләм проекты
Габдулла Тукай иҗаты - серле бакча кебек могҗизалы ил.Ул һәркемне үзенә чакырып тора.Тукай калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык — безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз икәненә, китапханә укучыларыбыз "Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе" республикакүләм проекты кысаларында уздырылган “Габдулла Тукай шигъриятендә милли традицияләребез” исеме астында әдәби иртәдә янәдән бер кат инандылар. Биредә милли йолаларыбыз турында искә төшерелде, әлеге йолаларның әһәмияте турында сөйләнде һәм шагыйрьнең иҗаты белән танышуны дәвам итеп “Ана догасы” шигыренә тукталдылар. Әлеге шигырьне укыганнан соң, дөрестән дә баланың тормыштагы бәхете, уңышлары әнисенең догасы, аның ризалыгы, хәер-фатыйхасы, бәхиллеге белән баруы хакында җылы әңгәмә корылды.