«Язгы тамчыларда - кызлар җыры»
«Язгы тамчыларда - кызлар җыры» исеме астында әдәби – музыкаль кичәгә китапхаәгә актив йөрүче, китап яратучы ханымнар чакырылды. Әлеге кичәдә шулай ук “Халыклар дуслыгы” музее хезмәткәрләре дә катнашты. Биредә гүзәл затларыбызны яз бәйрәме белән котлап татар һәм рус хатын-кыз шагыйрләренең мәхәббәт, шатлык һәм югалтулар, өмет тулы шигырләре укылды, җырлар яңгырады, заманча ашлар әзерләү серләре дә ачылды. Күңелле уеннар оештырылды һәм әлбәттә инде бүләкләр тапшырылды.