«Опасная ловушка - курение»
Тәмәке тарту кеше сәламәтлегенә зыян сала торган яман гадәтләрнең берсе. «Опасная ловушка - курение» исеме астында китап күргәзмәсе -тәмәке тәпчегенең сәламәткә никадәр зыянлы булуын искәртү, тәмәкегә карата тискәре мөнәсәбәт уяту максатыннан барлык укучылар өчен дә эшләде. Күргәзмәгә В.Д. Казьминның «Курение, мы и наше потомство», В.Г. Запорожченконың “Образ жизни и вредные привычки”, Е.И. Руденконың “Наследство Жана Нико”, А.Н. Маююров “Табачный туман” һәм башка авторларның тәмәкенең зыяны хакында язылган китаплары куелды. Күргәзмә алдында әлеге китапларга күзәтү ясалды, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, үз-үзеңдә ихтыяр көче тәрбияләү турында да сөйләнде.