Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«Туган телемдә былбыл сайратам»

Укучыларда туган телгә, туган илгә, үз халкына хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан, Туган тел көне уңаеннан 8 сыйныф укучылары өчен «Туган телемдә былбыл сайратам» исеме астында мәгълүмат сәгате узды. Мәгълүмат сәгате Энҗе Мөэминованың “Туган телем” шигыре белән башланып китте.  Укучыларга бәйрәмнең тарихы турында сөйләнде, тел турында фикер алыштылар,язучыларыбызның телләр турында язган сүзләре кычкырып укылды. Шулай ук тел турында  мәкальләр искә төшерелде һәм җырлы-биюле уеннарда катнашып ял итеп алдылар.